РАДИОАЛГЫЧ и. тех. 1. Радио буенча җибәрелгән сигналларны кабул итеп, тавышка әверелдереп яңгырату өчен махсус аппарат. Хәбиб, хыялын бүлеп, машинаның радиоалгычын кабызды. М.Мәһдиев. Белоштанның радиоалгычыннан джаз музыкасы ишетелеп тора. М.Юныс. Равил, күзләрен радиоалгычтан алмаса да, бабасының сүзләрен игътибар белән тыңлады. А.Әхмәт 2. с. мәгъ. Радиодулкыннар тоту белән бәйләнешле, радиодулкыннар кабул итә торган. Җитәрлек кадәр сизгер радиоалгыч аппаратлар төзелгәч, космик радионурланышны өйрәнү өчен дә мөмкинлек ачылды. Галәм, Җир, Кеше |