РАДИОАКТИВЛЫК и. Кайбер химик элементларда атом төшенең үзлегеннән яки ясалма таркалу күренеше; тотрыксыз атом төшләренең, альфа, бета, гамма нурлар бүлеп чыгарып, башка элемент атомнарына әверелүе. Радийның радиоактивлыгы уранныкына караганда берничә миллион тапкыр артыграк. Физика курсы. Искәртергә кирәк, Япониядә радиоактивлык дәрәҗәсе һаман да арта тора. Шәһри Казан |