РАДИОАКТИВ с. 1) Радиоактивлык үзлегенә ия булган. Радиоактив углеродның калган процентыннан чыгып, сөяк, агач яки нинди дә булса тереклек яки үсемлек калдыкларының җирдә күпме ятуын исәпләп чыгарырга мөмкин. В.Сабуев. Ашламалар составына радиоактив изотоплар кертүнең дә әһәмияте бик зур. М.Зарипов, С.Салихов. Радиоактив нурланышка магнит кыры белән тәэсир итеп, бу өч нурны (α, β, γ) бер-берсеннән аерырга мөмкин. Физика курсы 2) Радиацион таркалыш продуктлары белән туенган, зарарланган. Радиоактив зона |