РА’ДИО и. лат. 1) Электромагнитик дулкыннар җибәрү юлы белән сигналларны, тавышларны ерак араларга тапшыру яки кабул итү ысулы; шул ысул белән хәбәрләшү, элемтә тоту. Электр чыбыкларын, радио чыбыкларын өзәрләр. Р.Батулла. Теләсә кайсы ил белән эфир дулкыннары ярдәмендә аралашу, радио спорты буенча төрле ярышларда катнашу, һәр радиоэлемтә өчен җибәрелгән открыткаларны җыеп бару укучылар өчен ниндидер яңалыклар ача, аларны уйлануларга этәрә. Яңа тормыш. Уфаны дистәләрчә электр объектлары, йөзләрчә радио һәм кәрәзле элемтә антенналары чолгап алган. Өмет

2) Фән һәм техниканың шушы ысулга нигезләнгән физик күренешләрне өйрәнү өлкәсе. Ул аларның кызыксынуларын күреп, радио түгәрәгенә язылырга тәкъдим итә. И.Нуруллин. Радио түгәрәгендә заманасы өчен шактый катлаулы радиотапшыргычлар һәм радиоалгычлар җыю белән мавыга. Фән һәм тел

3) Шул рәвешле тапшырулар алып бара торган оешма. Сабан сөрүдә районда беренче урынны алган идем. Бу турыда газетага яздылар, районга барып, радиодан чыгыш ясадым. М.Юныс. Радио оешуга 70 ел булса, сез шуның төгәл яртысын үз язмышыгыз белән бәйләгәнсез. Р.Вәлиев

4) Шул рәвешле алып барылган, яңгыратылган программа, тапшыру. Бер кермәсә, бер керер, дигән ният белән телевидение, радио аркылы да вәгазь-нәсыйхәт кылабыз. Г.Исхакый. Француз әсирләре шахмат уйнап, гәзит-журналлар укып, радио тыңлап утыра, кайсылары казарма янындагы мәйданда волейбол уйнап йөри. Т.Әйди

5) сөйл. к. радиоалгыч. – Әхәт, син безгә, энем, радио алып җибәрерсең инде, онытма, – дип, Әхәтнең исенә төшерде. А.Алиш. --- күрше Хәерниса иртә белән радиодан көлкеле бер тапшыру тыңлаган да кичке капка төбе «җыелыш»ында шуны сөйләде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә