РАДИКУЛИТ и. лат. мед. Арка мие нерв җепселләренең ялкынсынуы белән бәйле авыру. Хәлләрне сорама инде, бабай. Өч ай буе радикулит белән кузгала алмый яттым. Ф.Яруллин. Досомов бер шешә йод белән бөтен елан агуын эләктереп качкан. Радикулит белән авыручыларга бик кирәк нәрсәләр. З.Фәтхетдинов. Киләчәктә Хуҗа-Оби-Гарма дип йөртелгән родон чишмә-күлләренә барырсың, алар Памирдамы, Варзоб тарлавыгындамы шунда, радикулит, артрит кебек нәрсәләрнең бар икәнен дә онытырсың. Р.Мирхәйдәров |