РАДИКАЛЬ с. лат. 1. 1) Кискен, катгый; капма-каршы карашларга корылган; тамырдан үзгәртү яклы булган. --- ул [прокурор Азларханов] һәрвакыт безнең эштә радикаль үзгәртүләрне күтәреп чыкты. Р.Мирхәйдәров. Радикаль чаралар дигәннән, яшь буынны наркомания афәтеннән йолып алу максатында, киләсе уку елыннан Россиянең барлык мәктәпләрендә дә наркотест үткәрелә башлаячак. Шәһри Казан. Халыкның күпчелеге искечә яшәргә теләми, радикаль үзгәрешләр таләп итә. Гасырлар авазы 2) Шундый карашларда торган. Узган елның декабрендә Мәскәүнең Манеж мәйданында радикаль яшьләр төркеме тәртипсезлекләр оештырды. Кызыл таң 3) Радикаллар партиясенә караган, радикализм (2 мәгъ.) тарафдары булган. Тик мөселманнар арасында зур абруйга ия булган, киң радикаль карашлы Нәҗип хәзрәт, карагруһчыларның юлын кисү өчен, Чистайда һәм өяздә мөселманнарның кадетлар белән блокка керүен куәтли. Р.Әмирхан 2. рәв. мәгъ. Кискен, катгый рәвештә, нигездән, тамырдан. Русия армиясендә хәрби киемне радикаль алмаштыру беренче тапкыр 1992 елның октябрендә, Борис Ельцин күрсәтмәсе буенча башкарылды. Өмет |