РАДИКАЛИЗМ и. лат. кит. 1) Карашларда, гамәлләрдә, проблемалар чишкәндә, кискен чараларны алга кую; кискенлек, катгыйлык. Фашизмга, экстремизмга, радикализмга һәм башка шундый авантюраларга каршы көрәшләргә дөрес дини юнәлеш бирү шулай ук җитди әһәмияткә ия. Рәмзи Вәлиев. Милли республикалар никадәр яхшы яшәсәләр, радикализм аларда шулкадәр азрак булачак. Татарстан яшьләре 2) Зур һәм тиз реформалар үткәреп, сәяси курсны һәм иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләрне тамырдан кискен үзгәртүне яклаган, бернинди компромиссны танымаган агым |