РА’ДИЙ и. лат. хим. Югары химик активлыкка ия, табигатьтә уран рудасы составында була торган радиоактив химик элемент, ялтыравыклы металл. Радий – сирәк элемент; бер грамм саф радий аерып алу өчен, иң кимендә 5 т уран рудасын эшкәтергә кирәк. --- Радийның радиоактивлыгы уранныкына караганда берничә миллион тапкыр артыграк. Физика курсы. Диңгез суында эрегән хәлдә бик күп матдә: калий, кальций, магний, тимер, барий, хром, йод, хлор, марганец, мышьяк, көмеш, алтын, әз күләмдә уран, радий бар. Татарстан яшьләре |