РАДИА’ЦИЯЛЕ с. 1) Радиация чыганагы булган. Ул елларда радиацияле зонада лесник булып эшләдем... Татарстан яшьләре. Радиацияле химик элемент. Радиацияле металл

2) Радиациягә дучар булган, радиацияләнгән, радиация белән зарарланган. Владивосток таможнясы хезмәткәрләре чиктә Япониядән кайтарылган радиацияле автомобиль тапкан. Ватаным Татарстан. Мин 40 елга якын радиацияле, силикозлы шахтада эшләдем. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә