РАДИА’ЦИЯ и. лат. физ. 1) Теләсә кайсы җисем тараткан радиодулкыннар формасындагы энергия агымы 2) Ионлаштыручы нурланыш 3) Җылылык тарата торган нурланыш 4) Нурланыш, энергия тарату процессы. Бүгенге бәндәләрнең котын алган рак, инфаркт, паралич кебек чирләр дә, радиация көчләре дә киләчәктә ачылачак, гап-гади генә бер чара алдында артка чигенәчәк. Казан утлары. Кесәдәге дозиметрлар безнең нормадан ике-өч мәртәбә артык рентген радиация алуыбызны күрсәтә ---. Шәһри Казан 5) Кояш тараткан электромагнитик һәм корпускуляр нурланыш. Кояш радиациясен тотып кала торган калын пыялалар астында авыл хуҗалыгы культуралары үсә. Кызыклар дөньясында |