РАДИА’ТОР и. лат. 1) Эчке янулы двигательләрне сыеклык ярдәмендә суыту җайланмасы. Йөк машинасында йөрүче безнең бер шофёрның радиаторына ябалак бәрелгән булган. Г.Әпсәләмов. --- тыгылган радиатор двигательне бик авыр суыта. Кәеф ничек?

2) Үзәктән ягып җылыту системасында пар яки кайнар су йөри торган торбаларга тоташтырылган җайланма. --- бу йортка гына да 400 метрлап полипропилен торба, 420 ләп секция радиатор, су өчен якынча 90 метр торба кирәк. Дуслык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә