РАДИАЛЬ с. фр. махс. 1. 1) Радиус буенча урнаштырылган; радиус буенча юнәлтелгән. 1954 елның 4 январенда ракета --- Айга иң якын булган ноктасын үтте. Бу вакытта ракетаның радиаль тизлеге якынча 2,45 км/сек иде. В.Казневский

2) Үзәктән таралган нурлар рәвешендәге. Яңа яуган карда мондый бизәк аерым ачык булып ята: үзәктә – диаметры 40–50 см зурлыктагы боҗра, шуңардан дөрес радиаль формадагы боҗралар киңәеп киткән. Татарстан яшьләре

2. рәв. мәгъ. Радиус буенча тезелеп. Радиаль урнашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә