РАДАР и. ингл. тех. Радиодулкыннар кулланып, ерактагы объектларны табу, аларның ераклыгын, тизлеген, зурлыгын билгеләү, күзәтү өчен корылган радиолокацион станция, радиолокация җайланмасы, радиолокатор. Капитан, йөзе белән радар экранына капланган килеш, пароход барасы юлны күзәтә. М.Юныс. Радиостанцияләр һәм телевидение тапшырулары, радар һәм рентген җайланмаларының электромагнитик нурланышы, галәмнән килгән башка нурланышларның да бик нык артуын исәпкә алып карыйлар. Кызыклар дөньясында. Моряклар радар ярдәмендә яңа утрау барлыкка килүен беләләр. Могҗизалар энциклопедиясе |