РАБФАК и. рус тар. «Рабочий факультет» сүзтезмәсенең кыскартылмасы: 1919–1930 елларда урта белеме булмаган эшче-крестьян яшьләрен югары белем алуга әзерли торган, югары уку йортлары алдында оештырылган гомуми белем бирү факультеты. Рабфак кичәсендә Зал эчендә ул да бар, Әүвәл авыл улы иде, Хәзер – комиссар. Һ.Такташ. Үзем Казанда бер олаучы абыйга карап, «барабыз» булып эшләп үстем. Аннан рабфакта укыдым. И.Салахов. Ярый, минәйтәм, агаңның дус-ишләре булуы сиңа да ярдәм итсен, дидем, сыйнфый чыгышыбыз да зарарсыз, мин әйттем, тоттым да кыш уртасында рабфакка күчердем. Г.Гали |