ПЮПИТР и. лат. Ноталар, китаплар һ.б.ш.ларны кую өчен, авыш тактачык рәвешендәге җайланма. Мин, кадерле укучым, рояль пюпитрындагы нота кәгазьләремне калдырып, язу өстәле янына утырдым. Җ.Фәйзи. Марго Тито күкрәгенә тактадан эшләнгән җайланма – пюпитр куйды, аның өстенә бер бит кәгазь салды, карандашны Титоның авызына каптырды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә