ПЬЕ’СА и. фр. 1) Сәхнәдә уйнау өчен язылган драма әсәре. Артистларның күбесе фронтка китеп барды. Безгә бер пьесада икешәр, өчәр роль уйнарга туры килә иде. Н.Дәүли. Бер көн түздем, ике көн, яңадан укып чыктым һәм, пьесаны күтәреп, тагын Баязит абый янына юнәлдем... А.Гыйләҗев. «Миңлекамал» пьесасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр 1944 елда куелды. Г.Иделле 2) Кечерәк музыкаль әсәр. Ике дәрес арасында инде мин ул күрсәтеп киткән көйне бик әйбәтләп өйрәнергә тырышам, шуның өстенә даими күнегүләр рәвешендә әлеге этюдларны һәм бүтән җиңелрәк пьесаларны әледән-әле кабатлый торам. Ә.Еники. Гөлмирә торып скрипканы алды ---, башта ниндидер пьеса уйнады. Р.Кәрами. --- музыкаль пьеса белән «канәгатьләнү» – музыканы тоюдагы барлык башка үзенчәлекләр кебек үк индивидуаль. Казан утлары |