ПЬЕДЕСТАЛ и. фр. 1) Һәйкәл, колонна, ваза һ.б.ш. әйберләрнең сәнгатьчә бизәлгән нигезе; постамент. Калкулык өстендә, пьедесталга баскан һәйкәлгә охшап, кулына винтовка тоткан җайдак тора иде. Р.Вәлиев. Каршыдагы --- мәчетнең юан, тәбәнәк ак манарасы калкып күренә: Габделнурга ул, солдатларга күз-колак булыр өчен, махсус пьедесталга бастырып куелган сержант кебегрәк булып тоелды. Р.Кәрами. Мәрмәр пьедестал өстендә бронзадан эшләнгән яшь кенә хатын-кыз басып тора. Гасырлар авазы 2) Спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләгәндә менеп баса торган өч баскычлы корылма. Бу «кояшка» сәхнә яисә спортта уңышлар яулаган чемпионнар менеп баса торган пьедестал бик килешер иде. Сөембикә. Командалар беренчелегендә мактау пьедесталына менгән өч район вәкилләренә исә тәүге тапкыр «Газель» микроавтобуслары тапшырылды. Татарстан яшьләре 3) күч. кит. Җәмгыятьтә тоткан югары урын; дәрәҗә, абруй. [Г.Рәхим] аны Иранның борынгы суфи шагыйрьләреннән үк килә торган мәңгелек идеалларны җырлаучы --- романтик пьедесталына бастырды. Г.Халит. Ә бит соңгы елларда гына «авыл темасы»на күпме әсәрләр язылды, күпме колхоз председателе пьедесталга күтәрелде! Р.Зәйдулла |