ПЫЯЛА’СЫМАН с. 1) Үтәкүренмәле. Үтәкүренмәле шлифта кварцның йомры һәм төзек булмаган бөртекләре, --- карбонат кристаллары һәм аларның пыяласыман матдә белән цементлашкан булуы яхшы күренә. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар

2) Үзлеге, структурасы белән пыялага охшаш. Пластмасса дип нигезендә югары молекуляр кушылмалар − полимерлар яткан, формалаштырган чакта пластик хәлдә, ә файдаланган чакта пыяласыман яисә кристаллик хәлдә булган материаллар атала. Төзү материаллары. --- сыек һәм пыяласыман хәлдәге парамагнитик комплексларны тикшерү --- парамагнитик үзәкләрнең әйләнә-тирәсендә шактый күп мәгълүмат алу мөмкинлеген бирде. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә