ПЫЯЛА’ СҮСЕ и. Эретелгән пыяладан эшләнгән җепсел; русчасы: стекловолокно. Пыяла сүсеннән ясалган материаллар янмаучанлык, коррозия һәм биойогынтыга түземлелек, гаять югары чыдамлылык һәм чагыштырмача аз тыгызлык кебек кыйммәтле үзлекләргә ия. Төзү материаллары. Татарстан – Саксония предприятиесе – --- елына 19 мең тонна чамасы пыяла сүсе һәм аның нигезендә эшләнгән продукция җитештерәчәк. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә