ПЫЯЛАЛА’У ф. 1) Тәрәзәгә, ишеккә һ.б.ш.ларга пыяла кую. Аннан-моннан казыкка яры тарттырып куйган куыш түгел, кирпечләп, тимерләп, пыялалап, гомерлек итеп эшләнгән, су кертелгән, ә астан торба белән җылытыла торган икән. А.Тимергалин. Шуңа күрә тәрәзәне пыялалаганда рам белән пыяла арасында җитәрлек ара калдырырга кирәк. Төзү материаллары 2) Пыяла белән каплау, пыяла астына кую. Алтынлы рамка эченә пыялалап куелган уставны, иске программаны Сөләйман Сәйфуллин [ерта]. Г.Ибраһимов Пыялалап бетерү Бөтесен дә, барысын да пыялалау Пыялалап җибәрү Тиз арада пыялалау Пыялалап карау Пыялаларга тырышу Пыялалап кую Пыялаланган хәлгә китерү; алдан пыялалау. Балконнарын да киявем Мөдәрис үз куллары белән пыялалап куйды. Ватаным Татарстан. Дөрес, рамлап, пыялалап кую бер яктан файда булды, чөнки сүнмәгән тәмәке төпчекләре балконнарга азрак эләгә. Безнең гәҗит Пыялалап чыгу к. пыялалап бетерү Пыялалый башлау Пыялаларга тотыну |