ПЫЯЛАЛАНУ ф. 1) Пыяла шикеллегә әверелү, пыялага охшый башлау; пыяла кебек ялтырый башлау. Көннәр гел кояшлы, җылы торганга, басуда кар иңгән, утырган, чана юллары пыялаланган иде. И.Гази. Клинкер кирпеч ясаганда, балчык тулысынча укмашканчы яндырыла, ләкин өслек пыялаланмый. Төзү материаллары

2) Пыяла катламы белән махсус каплану. Эченә парафин утырмасын өчен пыялаланган торбаларны халык, урлап, койма баганаларына утыртты. Ф.Яруллин. [Торба] нигәдер пыялаланмый гына. Ш.Бикчурин

3) Тәрәзәләргә, ишеккә һ.б. нәрсәләргә пыяла куелу. Корпусларның түбәләре ябылган, ләкин тәрәзәләре пыялаланмаган әле. А.Расих. Арттан чаршау ябылды, һәм Габдулла стеналарына чиккән намазлыклар, сөлгеләр, пыялаланган шәмаилләр эленгән --- бүлмәдә әллә нинди өч ят кеше алдында басып калды. Ә.Фәйзи

4) күч. Җансызлану, нурсызлану. Нургалинең исә чәч араларына, колак тишекләренә ком тулган, өстеннән су, чалбар кесәләреннән ташлы ләм ага, күзләре пыялаланган. М.Мәһдиев. Ул көнне Рафис салмыш иде. Аракыдан чирканган ирнең күзләре пыялаланган, иреннәре чалшайган иде. Н.Гыйматдинова. Аны Таксист бүлдерде. Ул да мәлҗерәгән, күзләре пыялаланган. Р.Кәрами

Пыялалана бару Аз-азлап, акрынлап, торган саен ныграк пыялалану

Пыялалана башлау Пыялаланырга тотыну. Чем кара күзләре пыялалана башладылар, ыңгырашканга охшаш тавыш чыгарды да... җан бирде. З.Зәйнуллин. Аның куркудан киң ачылган күзләренең пыялалана башлавын күргәч, янәшәдәге койкада яткан авыруга игътибар итми, ишеккә атлады. З.Мурсиев

Пыялаланып китү Кинәт пыялаланган хәлгә килү. Аның күзләре пыялаланып киткән, ул берөзлексез метмелдәтеп нәрсәдер ашый иде ---. М.Мәһдиев

Пыялаланып тору Пыялаланган хәлдә булу. Күз алмасы пыялаланып торса да күрү сәләте түбән икәнлегенә ишарә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә