ПЫЯЛА и. фар. 1. 1) Кварц комына поташ һ.б. матдәләр кушып эретеп, химик эшкәртеп ясалган үтә күренмәле материал. Кызганычка каршы, монда --- Венеция һәм чех пыяласы турында гына китаплар бар ---. А.Тимергалин. Ул сугышка кадәр пыяла заводы директоры булып эшләгән ---. Язмышлар яңарганда. Пыяла − химик формула белән күрсәтеп булмый торган һәм төгәл химик составы билгесез матдә. Төзү материаллары

2) Шундый материалның ватылган, уалган кисәге, ватыгы. Теге чакта, аягыңа пыяла кадалгач, кем апкайтты соң? Ф.Яруллин. Ышкафны ватканда, җегетнең битенә вә кулларына пыяла керә. Р.Батулла

3) Шул материалдан ясалган юка табак яки башка бер формадагы әйбер. Чуар пыялалар белән бизәкләтеп эшләнгән зур тәрәзәдән кабинеттагы авыр мебельләргә йомшак яктылык сибелә. К.Нәҗми. [Директорның] Күзлек пыялалары тирләп чыкты. Н.Дәүли. Беркөн, хатынын кыйнап туктагандыр инде, дип бүлмәмнән чыксам, зал ишеге пыяласын тишеп, имән уклау чәчрәп чыкты да корсагыма бәрелде. Ф.Баттал

4) Киң авызлы тоткасыз чынаяк; касә, йомры, чокыр. – Без эшкә әзер, шеф, көзге төндә без башкарып чыга алмас эш юктыр дип, яшел кытай чәе эчә-эчә тыңларбыз, – дип елмайды Бармаксыз һәм аркадашларының пыялаларына чәй агыза башлады. Р.Мирхәйдәров

5) диал. Шешә. Дару пыяласы

6) диал. Тәрәзә. Ике кат пыяланың аргы ягында ул – муенсалы ак күгәрчен, биргесендә – мин. Р.Мөхәммәдиев

7) сөйл. Өслегенә махсус сыеклык ярдәмендә текст яки гади рәсем төшерелгән күбәйткеч тонык пыяла; стеклограф. Без [листовканы] пыялада бастырып күбәйттек. И.Гази

2. с. мәгъ. 1) Пыяладан (1 мәгъ.) ясалган. Нигә ватылды соң теге каһәр суккан көнне пыяла банка? А.Гыйләҗев. Үзе кулындагы пыяла савытны, төшереп җибәрүдән курыккан кебек, икенче кулына күчереп тотты. Х.Камалов. Пыяла фужерларда вак һава бөртекләре кайнады. Ф.Яхин

2) Шундый материал куелган. Тәрәзә арасындагы пыяла шкафларда бик күп китаплар тезелеп тора ---. Г.Бәширов. Менә пыяла ишекле зур гына бер залга килеп чыкты. Х.Ширмән. Безнең кышка ябып куя торган пыяла верандабыз бар. Сабантуй

3) Шома, көзге кебек. Агыйдел өстенең пыяла тигезлеге челпәрәмә килде. М.Әмир

Пыяла ашаган Кемнең дә булса каршына басып, аңа алдагы әйберне күрергә комачау тудыручыга карата әйтелә. Пыяла белән түбә ябу Булмастай эш эшләү (кулдан килмәстәй эшне, эшләдем, дип мактанучыга карата әйтелә). Пыяла күз Бернинди хиссез, битараф караш. Туп-туры текәлеп торган пыяла күз – җансыз. Ш.Галиев. Пыяла самавыр Шешәле аракы. Пыяла чикмән к. пыяла самавыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә