ПЫШЫ’Н-ПЫШЫН рәв. Ишетелер-ишетелмәс, шыпыртлап; акрын гына. Ирләр ындыр табагының түрендәге каравыл өе турында җыелып әңгәмә корырга да өлгерде. Пышын-пышын гына мәзәк хәлләр сөйләргә дә вакыт чыкты. Р.Мөхәммәдиев. Пышын-пышын сөйләшергә без бит монда Тәлгать Таҗетдин хәзрәтләренә каршы фетнә күтәрергә җыенмыйбыз! А.Хәлим. Нәрсәдер кыштырдауга, пышын-пышын сөйләшүгә уянып киттем. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә