ПЫШЫЛДА’У II и. Ишетелер-ишетелмәс пышылдаган тавыш. Һәр шимбә-якшәмбе саен Кадермәткә йөрү, бәхетле яшьләрнең кайнар пышылдауларын тыңлап тору аның өчен инде ияләнгән гадәткә әверелгән иде. В.Юныс. Гадәттәге чыелдаулар, пышылдаулар басылгач, трубкада Саматның тавышы яңгырады ---. Г.Мөхәммәтшин. Иреннәрен авырлык белән кыймылдатып, гыжлауга охшаган пышылдау белән сөйли башлады. Ф.Латыйфи |