ПЫШЫЛДА’У I ф. Акрын гына, ишетелер-ишетелмәслек итеп әйтү, сөйләү; шыпырт сөйләшү, шыпыртлап әйтү. – Рәхмәт! – диде ул [Салих], ахрысы, дулкынлануыннан пышылдап кына. – Рәхмәт, Гөләндәм!.. Ә.Еники. Фәттах: – Кайда икән соң хәзер Гали? – дип пышылдады. Н.Дәүли. «Булды... Җитте...» – дип пышылдады ул һәм күзләрен зур ачып, бер ноктага текәлде. Язмышлар яңарганда Пышылдап алу Берара пышылдау. Гүяки дога укып куйгандай пышылдап алып, битләрен сиздерми генә сыпырды. Ф.Яхин. Һәм шулчак уң күршесенең колагына иелеп, нидер пышылдап алды. Шатлыклы кайгы Пышылдап кую Кинәт кенә яки бер мәртәбә пышылдау. Ак яулыклы, көләч йөзле әнисен күз алдына китергән Хәкимҗан ирексездән пышылдап куйды ---. Н.Хәсәнов. Мөбарәкҗан түзми, колагыма кайнар сулышын бөркеп: «Менә бу педиатр, ичмасам», – дип пышылдап куя. Г.Галиев. Дәү әни лампа куыгына өреп утны сүндерә, ерагая барган егетләргә колак салып пышылдап куя ---. В.Астафьев Пышылдап тору Даими яки әледән-әле пышылдау. Фамилиясе Хаккыев икәнен беләсез инде, анысы да үзенеке түгел, беренче хәбәрен язганда, кемдер колагына пышылдап торып яздырган иде. Ф.Сафин. Малай үзалдына горур пышылдап торып басты да шаккатып балбалга карады. М.Галиев. Тормыш үзе институт минем өчен. Кирәкле темаларны ул үзе колагыма пышылдап тора. Җ.Дәрзаман Пышылдый башлау Пышылдарга тотыну. Болар илә эш пешмәгәч, Заһидә күркәләрне дә сыйларга уйланып караган иде дә, ата күркәнең кабарып пышылдый башлаганын күргәч, келәт артына качты. М.Думави. Барый --- бала йоннары тырпайган йөзен миңа терәп диярлек үк пышылдый башлады ---. А.Гыйләҗев. Аннары колагына назлы сүзләр пышылдый башлады. Р.Кәрами Пышылдый бирү Бернәрсәгә карамастан пышылдауны дәвам итү |