ПЫШЫ’К-ПЫШЫК иярт. 1. Акрын гына, сиздермәскә тырышып, яшерен генә елаганда чыккан тавышны белдерә; мышык-мышык

2. рәв. мәгъ. Шундый тавыш чыгарып; сулкылдап. Үлем турында, яраланулар турында берәр сүз ишетсәләр, башларын аска ияләр дә пышык-пышык балавыз сыгарга тотыналар... Г.Ибраһимов. Ул, иренең үзенә шикләнеп карауларын күрмәс өчен, почмакта я ишегалдында пышык-пышык еларга мәҗбүр. Н.Хәсәнов. Иртән ул кемдер пышык-пышык борын тартып елаган тавышка уянып китте. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә