ПЫШЫГУ ф. диал. к. пышлыгу. Алты почмаклы булган мәдрәсәдә йөздән артык шәкерт торуы, аларның ашау-эчү әйберләре, --- ятак нәрсәләре – һәммәсе дә шунда булганлыктан, мәдрәсә гаять тыгыз булып, салкын кыш булуга карамастан, һәммә кеше тиргә батып пышыгып утыра. М.Гафури Пышыга башлау Пышыгу билгеләре сизелү Пышыгып бетү Бөтенләй, тәмам пышыккан хәлгә килү Пышыгып йөрү Озак вакыт пышыккан хәлдә булу |