ПЫШТЫ’Р-ПЫШТЫР иярт. 1) Кыштырдау яки мышкылдау катыш пыш-пыш итүдән, пыш-пыш сөйләшүдән гыйбарәт тавышны белдерә. Безнең арттан бина эченә кереп тулган баягы карчыклар, пыштыр-пыштыр укып, куллары белән кабер ташларын сыпыралар да аннан соң битләрен сыпыралар. Гали Рәхим. Балалар яткан җирләреннән пыштыр-пыштыр әллә нәрсә укыйлар иде. Г.Рәхим 2) к. пышык-пышык. Карчык пыштыр-пыштыр елый иде. Ш.Камал. Габдуллага Захарны күрсәтеп, әллә нәрсә пыштыр-пыштыр гына сөйләшәләр. Г.Исхакый |