ПЫ’ШТ ИТҮ ф. Кисәк пышлау, өзек кенә пыш итү. Ярлының җаны пышт итеп чыга, Байның җаны шарт итеп чыга. Мәкаль. [Фирдүс] Сыра шешәсен ачты, аннан пышт иткән тавыш чыкты. М.Маликова. Өенә барып интервью алганда да, ул әледән-әле ислемай флаконы сыман бер әйберне авызына якын китереп, пышт итеп бер йотым даруны сиптереп ала, һәм әңгәмәбез дәвам итә. Әдипләребез



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә