ПЫ’Ш-ПЫШ КИЛҮ ф. к. пыш-пыш итү. Кичләрен яткач, юрган астында пыш-пыш килеп, һаман шул үзебезнең авылда уйнаганнарны искә төшерә идек. Р.Мостафин. Сәрия --- аннары пыш-пыш килеп елый ук башлады. Л.Гыймадиева. Аяк астында чупырдаган көзге сулар, пыш-пыш килеп: – Бәхетлеме ул, бәхетлеме ул? – дип йөдәтәләр. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә