ПЫ’Ш-ПЫШ иярт. 1. 1) Әкрен генә сөйләшкәндә чыккан тавышны белдерә. Башта тыштагы җил генә шулай үкерәдер дип уйлаган иде, ләкин ике кешенең пыш-пыш үзара сөйләшкәнен ишеткәч, ул уеннан кайтты. А.Алиш. --- Әнвәр шуларны [догаларны] пыш-пыш әйтергә тотынды. Х.Камалов. Янәшә өстәлдә утыручы ике хатын пыш-пыш серләшүләрен дәвам иттеләр. Р.Мөхәммәдиев

2) Пар, төтен чыкканда, авыр сулаганда, елаганда һ.б. очракларда була торган тавышны белдерә. Инде янып китте дигәндә, усак утын пыш-пыш пыскытып, бер-берсен сүндереп тә куя әле ул! Ш.Янбаев. Карт уянып киткәндә, карчыгы бөгәрләнеп, пыш-пыш сулап, татлы йокыга оеган иде. Ф.Җамалетдинова. Минһадый, пыш-пыш тәмәке тартып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде. Д.Гыйсметдинов

2. и. мәгъ. сөйл. шелт. Пышылдап, шыпыртлап сөйләшкән тавыш. Без киткәч сөйләшерләр. Без бит монда аларның пыш-пышларын тыңларга килмәгән. Г.Насрый. [Абдулла] берничә кешенең ара-тирә пышылдашып алуларын гына тоеп ятты. Хәер, аның ул пыш-пышка артык исе китмәде. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә