ПЫШЛЫГУ ф. Кат-кат уранып яки калын кием киеп, бик нык тирләү. Пышлыккан – мич башында кыш чыккан. Әйтем. Шушындый ямьле яз көнендә өйдә пышлыгып утырып булмас. Р.Вәлиев Пышлыга башлау Пышлыгырга тотыну. Шыбыр тир булып, тончыга язып, ике юрган астында пышлыга башлагач, ул юрганның бер читен күтәрде, иркенләп сулыш алып җибәрде. Ф.Садриев Пышлыгып бетү Бик каты пышлыгу Пышлыгып яту Озак вакыт пышлыгу. Мин монда өйдә пышлыгып ятар өчен күчтеммени? Ф.Яруллин |