ПЫШКЫТУ ф. к. пышкырту. Ул --- кесәсеннән тәмәке янчыгы, бөкләп салган газет чыгарды, эре генә кыланып төрде, кабызды, кое тирәсенә ачы ис таралды. – Әллә пышкытырга тотынган инде? А.Гыйләҗев. Берсе тәмәке пышкыта, икенчесе лач-лоч сагыз чәйни, минем улавыма игътибар итмичә генә, алар элек башланган сүзләрен дәвам иттеләр. Р.Батулла. Җәмәгать урынында тартырга ярамый, дигәнгә алар: «Шулаймыни, без ишетмәдек», – диделәр һәм тәмәкеләрен пышкытуларын дәвам иттеләр. Мәдәни җомга

Пышкыта башлау к. пышкырта башлау. Кабызып, кем белән булса да тагын пышкыта башлыйлар. Җ.Юныс

Пышкыта бирү к. пышкырта бирү

Пышкытып алу к. пышкыртып алу

Пышкытып йөрү к. пышкыртып йөрү

Пышкытып җибәрү к. пышкыртып җибәрү

Пышкытып кую к. пышкыртып кую



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә