ПЫШКЫРТУ ф 1) Төтенне күп итеп чыгарып тәмәке тарту, төтәтү

2) диал. күч. Ачуланып, тиргәп куркыту. Аңа сүз салып караса, «бабай» дип көлмәс микән Фәридә? Ир-атка карата үзен бик усал тота, дип сөйлиләр, табагач белән пышкыртып чыгармас микән өеннән? Ш.Бикчурин

Пышкырта башлау Пышкыртырга тотыну

Пышкырта бирү Бернигә дә карамыйча пышкыртуны дәвам итү

Пышкыртып алу Тиз арада бераз пышкырту. Чоланга кергәч, Хәмәтнур абый азрак гармунын пышкыртып алды да, «Урам көе»нә үзе уйнап, үзе җырлый да башлады. Өмет

Пышкыртып җибәрү Пышкырта башлау. [Әпрәй] челемен суырып, төтенен ашыкмый гына бер пышкытып җибәр[де]. Ш.Маннур

Пышкыртып йөрү Гел, һәрвакыт пышкырту

Пышкыртып кую Бер тапкыр пышкырту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә