ПЫШКЫЛДА’У ф. 1) Пышык-пышык итү. Пароход, яман карлыккан тавыш белән сәламли-сәламли, кара төтен болыты чыгарып, пышкылдап килеп туктады. А.Гыйләҗев. --- сарык-кәҗәләргә олтырактай булса да печән салырга, кыткылдаган, пышкылдаган кош-кортка җим сибәргә кирәк. Ш.Янбаев 2) Акрын гына үзалдына елау; мышкылдау. Нәрсә пышкылдап утырасың? Бар, сыерларны сау! А.Шамов. --- Әхми эчтән өзеп-өзеп пышкылдады, канлы күзен керле җиңе белән сөртте дә рәискә текәлеп карады, кире урынына утырды. Елавыннан тукталды. Г.Бәширов Пышкылдап алу Озакка сузмыйча, бераз пышкылдау Пышкылдап йөрү Гел, һәрвакыт пышкылдау Пышкылдап кую Бер тапкыр, кинәт пышкылдау Пышкылдап тору Әлеге моментта, хәзер пышкылдау. Аларның күреге пышкылдап торган гармуны бар. А.Хәлим Пышкылдый башлау Пышкылдарга тотыну Пышкылдый бирү Бернигә карамыйча пышкылдауны дәвам итү |