ПЫ’Ш ИТҮ ф. 1) Чыжлау, шундый тавыш белән берәр куышлыктан, өслектән кисәк кенә һава, пар яки төтен чыгу. Бәрәңге өстендәге көл су шикелле агып төшә, аның әле бер, әле икенче җиреннән пыш иттереп кайнар сулыш бәреп чыга. Г.Бәширов 2) күч. Тупланган энергия, дәрт, көч һ.б.ш.лар бушка китү, тиешле нәтиҗә бирмәү, әрәм булу. Чая сибелә башлаган шушы сатира уты кайдадыр бер урында пыш итеп сүнеп кенә калмаса ярар иде. Ф.Хөсни. Кемнәрдер оештырып йөргән бу конференция дигәннәре, казённый бер эш буларак, халыкны үзенә җәлеп итә алмыйча, пыш итеп кенә калмасмы? Ә.Еники. Җәмиләнең усал сүзләренә шагыйрь җегет аптырап калды. Бөтен күңелен биләп алган дәрте, тилелеге төртеп тишкән куык кебек кинәт пыш-ш! итте. Н.Фәттах |