ПЫША’Н-ПЫШАН рәв. 1) Пышылдап, ишетелер-ишетелмәс кенә. Тынып калдылар, аннары пышан-пышан сөйләшә башладылар: – Ник елый ул? Ни булган? М.Маликова. [Малайлар] баштарак сагаеп, басынкыланып калдылар, аннары үзара пышан-пышан сөйләшеп, серләшеп йөри башладылар. Г.Гыйльманов

2) Кешегә сиздерми генә, мыштым гына. Пышан-пышан гына басып, кире залга керәм. М.Галиев. Мәетне нишләтергә белми басып торганнар кайсы кая пышан-пышан тайдылар. Х.Камалов. Тамызса, каты тамызыр бу, дип шүрләп, карт пышан-пышан гына капкага юнәлде. Н.Гыйматдинова

3) Астан гына, астыртын гына. Шундук урамга чыгып, бер-ике кибет янында пышан-пышан хәбәр тараттык. Куәтле машина кайтканны да, каравылчыбыз юклыкны да кирәкле кешеләргә җиткерсеннәр. К.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә