ПЫЧТЫ’Р-ПЫЧТЫР иярт. Сай судан, сыек пычрактан атлаганда, аны болгатканда, өстенә сукканда яки су акканда, тамганда чыккан тавышны белдерә. Яңгыр һаман пычтыр-пычтыр сибәләп торды. А.Гыйләҗев. Түбәдән пычтыр-пычтыр су ага; ишегалдында, урамда гөрләвекләр акканы ишетелә. Р.Батулла. Пычтыр-пычтыр яңгыр суларын ерып, аның артыннан тагын кемдер килә иде. Фән һәм тел |