ПЫЧТЫРДА’У ф. 1) Нык чылану, юешләнү сәбәпле пычтыр-пычтыр килү. Аяк астында сазлы җир пычтырдады, ат тояклары баскан саен батып-батып китте. Н.Фәттах. [Шәяхмәт] капчыгын бөркәнеп, таякка таянды да, яшен яктысында, пычтырдап, урман якка таба атлады. М.Мәһдиев. Аяк асты пычтырдый, иске түшәк кебек җәелгән яфраклардан су сыгылып чыга. М.Рәфыйков 2) күч. Берәр вак, әһәмиятсез эш белән озаграк шөгыльләнү. [Ул] мичкә яга, икмәк сала, су җылыта, тагын шунда әллә нәрсәләр белән пычтырдый. М.Әмир 3) к. пычкылдау (2 мәгъ.). Үзенчә пычтырдаган малай барыбер аңа йөкләнгән, аннан котылып булмый. Ф.Латыйфи Пычтырдап алу Бераз гына пычтырдау. Тик үзбәкләр генә, иртәнге якта килеп, яр эргәсендә бераз пычтырдап алалар да кире китеп баралар. М.Маликова Пычтырдап тору Пычтырдаган хәлдә булу. Аяклары, сазлы җир булганлыктан, баскан саен, чүпрә салган кебек кабарып, пычтырдап торган кызыл балчыкка бата ---. Н.Көбәш Пычтырдый башлау Пычтырдарга тотыну |