ПЫЧРАТУ ф. 1) з.-сыз Нәрсәнең дә булса табигый сәбәпләр белән бозылуы, пычрануы. Кирәгеннән артык яуган яңгыр Яңа тынган. Юлны пычраткан. К.Булатова 2) Пычракка буяу, пычрак тидерү. Нурсибә, уңайсызланып, [куртканы] алмаска маташты: – Мин аны пычратам бит, – диде. Ә.Сәлах. --- егетләр, чалбар балакларын пычрата-пычрата --- чиләкләрне трактор арбасына ташый. Р.Рахман. Рафак бәйрәмгә дип тегелгән әлинур күлмәген пычратып та өлгергән. Инешләр Иделгә кушыла 3) Чисталыгын, сафлыгын бозу, шакшылату. Табигатьне адәм заты гына пычрата бит. Кулы белән дә, уе белән дә. Н.Гыйматдинова. Сулыкларны промышленность, коммуналь-көнкүреш предприятиеләреннән, терлекчелек фермаларыннан аккан сулар пычрата. Сәламәтлек нигезләре. Без, кешеләр, --- ял иткән урыннарыбызны чистартмыйбыз, сулыкларны пычратабыз. Кошлар: табигатькә сәяхәт 4) Керләндерү, каралту. Син аларны югалтма, пычрата күрмә инде, алайса, бик кадерле китаплар алар, улым. М.Гали 5) күч. Пычрак итеп кәкре-бөкре хәрефләр белән язу, ялгышларны төзәтеп сызгалау. Мин, карандаш белән язылган сорауларны бетереп, әсәр төзәтеп утырганда, тугыз яшьлек Розалия: – Ә сезгә пычраткан өчен начар отметка куялармы? – дип сорады. Ә.Баян. – Мә, читкә алып китеп пычрат, алайса, – дип, Габденнасыйр аңа кәгазь белән кара һәм каурый каләм бирә. М.Гали. Иртәдән кичкә кадәр әле анда, әле монда бер кәгазь артыннан икенчесен акварель белән пычрата идем. Р.Гали 6) Яхшы исемгә тап төшерү, хурлау, яманатын сату. Кем ул себерке? Ә? Кем? Минем әнине пычратмакчы буласыңмы шакшы телең белән? Ә.Баян. Җәмилдән хәрәм акча алып торып, гомере буе намус белән көн күргән хатыным истәлеген пычратмыйм. З.Фәйзи. Минем абруема тап төшерергә ниятләгән кешеләр татарның иң күренекле зыялыларын да пычратмакчы булдылар бит. С.Зыялы 7) күч. Ямьсезләү, ямьсез итеп күрсәтү; бозу. – Затсыз бәндәләр сүзнең иң матурын да пычратырга җай таба, – диде моңа каршы Рәшидә. М.Маликова. Синең кебекләр турында язып, газета бите пычратырга дип килмәдем. Җ.Дәрзаман. Беләм, заводтан хезмәт кенәгәңне пычратып китсәң дә, югалмассың син. З.Фәйзуллин ◊ Пычратмаган куагы юк Һәр җирдә гайбәт, әләк белән кешеләрне яманлап йөрүче кеше турында Пычрата башлау Пычратырга тотыну. Синең бармагыңа карап, шайтани затлар илаһи тамгаңны таныйлар да, аның аша җаныңа үтеп керәләр, йөрәк-бәгыреңне кимерәләр, күңелеңне пычрата башлыйлар. Г.Гыйльманов Пычратып ату к. пычратып ташлау Пычратып бетерү Тәмам, бик нык пычрату. 40–50 ел буе нефть чыгару күпме басу-кырларыбызны ертып, бозып, пычратып бетерде ---. Ә.Еники. Чебеннәр пычратып бетергән көзге каршына басып, үзен өйрәнде. Т.Галиуллин. – Хатын, – ди бу, – сүзең синең, валлаһи, дөрескә чыкты, эч тотмый башлады бит әле минем, ыштан төбен дә пычратып бетердем. Р.Сибат Пычратып карау Сынау өчен пычрату. Пычратып карадылар, әмма пычрата алмадылар. Казан утлары Пычратып кую Көтмәстән, теләмәстән пычрату. Тазарынабыз дип, яңадан пычранып һәм пычратып куймыйк. Ю.Гәрәй Пычратып ташлау Тиз арада, бик тиз пычрату. --- бая карачкы дигән нәрсә ишекне ачты да --- өйгә килеп керде һәм эшне үзеннән дә тупасрак мәгънәсезлек белән пычратып ташлады. Ә.Баян. Ткаченко үләргә ятса да, аның командасы үлмәгән, ул һәр дөрес сүзгә чәчрәп каршы чыгарга һәм һәр намуслы кешене пычратып ташларга әзер тора иде. Ф.Бәйрәмова. Ләкин тормыш шулай корылган, күрәсең: әнә шул матур башланган хисләрне кем дә булса начарлыкка юрарга, пычратып ташларга тайчанмый. Р.Кәрами |