ПЫЧРАНУ ф. 1) Яңгыр яки юеш кар яву нәтиҗәсендә, җир өсте, туфрак, балчык изрәү. Аяк асты бик нык пычранган, кайбер урыннарда тротуар өсте тоташ боламык хәленә килгән. А.Шамов. Октябрьның уннарында яңгырлар башланып, юллар пычрангач, Рухия --- мәктәп интернатында торып укый башлады. В.Нуруллин. Юл бик тиз пычранды. Р.Батулла 2) Нәрсәгә булса да буялу. Иртән бозаулар эчергәндә, күлмәк итәгенең очы сөткә кереп тагын пычранды ---. З.Кадыйрова. Соляркалы бармагы белән аның танавына «пи-ип» дип баскан иде, борын пычранды ---. Д.Булатова. Маңгае кулындагы балчыктан пычранды. Д.Каюмова 3) Каралу, керләнү. Сукно пинжәге астыннан бүселеп килеп чыккан зәңгәр сатин күлмәге пычранып беткән ---. А.Гыйләҗев. Ниндидер пычранып беткән күлмәк, гади пиджак-чалбар кигән үсмер егетнең җитезлеген һәм кыюлыгын күргән командир бераз гаҗәпләнеп тора. М.Хәсәнов. Ачык төстәге пәлтәм, киеп йөрергә бик матур булса да, тиз пычрана. Шәһри Казан 4) Шакшылану, чисталыгы, сафлыгы югалу; зарарлы әйберләр кушылу. Иң коточкычы: хәзер елга пычранды. Р.Батулла. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буена вәхшиләрчә таланды, җиребез, һавабыз пычранды. Татарстан тарихыннан хикәяләр. Табигать пычрана, дип күпме генә лаф орсак та, җир-суның зарарлануын никадәр генә тоткарларга тырышсак та, илнең экологик хәле сизелерлек яхшырмый әле. Татарстан яшьләре 5) күч. Әшәке, түбән җанлы кеше белән аралашу яки ярамаган эшкә катнашу. Ай-һай, сөйкемсез егет! Әллә нинди яманлыклар эшләп, үзе дә пычранды, яхшы кешеләрне дә буяды! Җ.Дәрзаман. Зөһрә апа өч бишлекне чыгарып ташлавына сөенеп тә йөрде, иртәгәсен Хәкимҗан абыйга: – Әле ярый юк белән пычранмаганбыз, – диде. А.Гыйләҗев. Ялгышымны төзәтерлек көчем бар әле минем. Пычрансам да, аякка басарлык көч табармын!.. Ф.Садриев 6) күч. Хурлыклы хәлгә калу яки яхшы исеменә тап төшү. Мин сеңлемнең хур булмавы, фамилиянең пычранмавы --- юлында кулымнан килгәнне кызганмый эшләргә вәгъдә бирәм. М.Фәйзи. Хәзер бит аларның барысының да исемнәре пычранган. В.Юныс. Чөнки бу хәл билгеле булган очракта, укытучының, мәктәпнең, авыл-районның исеме пычрана. Кызыл таң 7) күч. Норма-кагыйдәләргә туры килмәгән башка стиль үзенчәлекләре катнашу, сафлыгын югалту, чүпләнү. --- авылның бу исеме каян килеп чыкты, дип сораган идем. Ул әйтә, ул авылда чепчиклар теккәннәр, ди. Ә бит ул авылның чын исеме – Чыпчык. Менә, русчага дөрес тәрҗемә ителмичә, безнең телебез ничек пычрана. Т.Миңнуллин. Күз алдында милләт сыйфатын үзгәртә, йолалар бетеп бара, тел пычрана, озакламый татарча китап укучы калмаячак. Р.Батулла 8) күч. Берәр төрле, гадәттә әһәмиятсез, вак-төяк эш белән мәшгуль булу. Дүрт белән пычранып тордылар ди сиңа. Т.Галиуллин. Сәгадәтнең, баткаклыкта пычранып калмыйча, Петербургка югары белем курсларына укырга китүе бик үк типик булмаса да, кешенең нинди хәлдә дә өметен югалтмаска, яктыга омтылырга тиешлеген раслау ягыннан бик әһәмиятле. Татар әдәбияты Пычрана бару Торган саен күбрәк, ныграк пычрану. Кара буяуларны артык куертмыйбызмы? Юктыр, күңел табигате дигән мохитнең пычрана баруына күз йомып кына котылып булмый. Ш.Галиев. Суыбыз елдан-ел пычрана бара. Р.Батулла. Бу – беренче чиратта эчкән суыбызның, сулаган һаваның пычрана баруыннан ачык күренә. Татарстан яшьләре Пычрана башлау Пычрану билгеләре күренү. Тәсбих, хөрмә төшеннән ясалганлыктан, пычрана да башлаган. Ирек мәйданы Пычранып бетү Тәмам, бик нык пычрану. Аның йөзе агарган, өс-башы пычранып беткән, чәче тузгыган, сулышы капкан иде. Н.Акмал. Сумала чәчрәп, пычранып беткән чалбар, ботинкаларын Әзһәр ишегалдына чыгарып томырды. Р.Кәрами. Малайлар белән уйнасаң, бөтен киемең пычранып бетәр. Инешләр Иделгә кушыла Пычранып йөрү Гел пычрану; шактый вакыттан бирле пычранган булу. Гайнавал: Бик шуның белән генә пычранып йөрисем калган. Т.Гыйззәт. Минем анда авыл хатыннары кебек кызыл балчыкка пычранып йөрүемә үзең дә каршы килер идең әле, әйеме? Н.Фәттах. Хатын: «Кеше көлдереп, тиеннәргә пычранып йөрисең инде, өйдә генә утырмыйча», – дип тирги. Р.Әхмәтов Пычранып калу Нинди дә булса сәбәп аркасында пычранган хәлгә килү Пычранып кую Көтмәгәндә пычрану. Бу бик хәтәр нәрсә иде, бөтен биографияң пычранып куюы ихтимал дип, Идрисов чын борчуга төште. Х.Камалов Пычранып тору Гел пычрану; хәзерге моментта пычрану; пычранган хәлдә булу. Катыкка буяп ташласаң, эт яламас нәрсә. Ислам шуның белән пычранып тора, ди. Н.Фәттах Пычранып утыру сөйл. к. пычранып тору. Габделхәйнең шигырь белән пычранып утыруын күргәч, аның күңелендә үзеннән-үзе яшьлек хатирәләре калкып чыкты. Н.Фәттах Пычранып яту сөйл. к. пычранып тору. – Юкса, эчен алып, казларыгызны эшкәртеп бетердем генә дигәндә, янә бер каз өчен пычранып ятасыгыз булмасын, – ди. Г.Габидуллина |