ПЫЧРАКЛЫК и. 1) Пычрак, шакшы булу; чисталык, пөхтәлек җитмәү күренеше. --- инде сүтелеп бетүгә якынлашкан бистәгә барып җитүен абайламыйча да калды ул. Гадәти юллардан тайпылуына аяк асты пычраклыгы игътибар иттерде аны. М.Хуҗин. Апа --- күгәргән кәрәзләрне яңага алыштыра. «Кортлар пычраклыкны бер дә яратмый», – ди. Ф.Яруллин 2) Кухнядан, завод-фабрикалардан түгелә торган калдык, нәҗес; чүплек. Кыска буйлы җирән урыс егете Иван бервакыт яз көне ашханә тирәсендәге пычраклыктан сөяк-саяк җыеп йөри икән. С.Поварисов 3) күч. Әшәкелек, түбәнлек. Замананың пычраклыгы авылны гына, татарны гына читләтеп үтә алмый, диделәр. Дөньяда намуссыз, пычрак кешеләр бар дип, пычраклык турында гына уйлыйкмы?! Т.Миңнуллин. Бернинди дин дә дөньяны бозыклыктан, пычраклыктан, кабахәтлектән саклап тота алмаячак! Р.Батулла. Каенанасының һич тайчынмыйча, читләтеп тә тормыйча, турыдан-туры аны пычраклыкка чакыруы аның җәрәхәтле күңеленә бик авыр ишетелде. Ә.Галиев |