ПЫЧРАК с. 1. 1) Юешләнеп йомшарган балчыктан гыйбарәт, өсте җебегән; баткак, изрәгән. Урамның болай да пычрак юлын тагы бер кат актарып бара торгач, кирәкле капка турына килеп җиттеләр. Р.Габделхакова. Их, шушы авыл-район тирәләрендәге газаплы пычрак юлларны, җимерек күперләрне тизрәк бетерәсе иде. З.Фәйзи 2) Саф, чиста булмаган; зарарлы катнашмалар кушылган. Дүрт тәгәрмәченең өчесе шулпаланып беткән пычрак сулы чокырга --- төшеп утырган. А.Гыйләҗев. Пычрак су коесында табылган үле бала эшенә ул Сакманов теләге, аның язма үтенече буенча алынмады. Т.Галиуллин. Күп очракларда кеше организмына пычрак һава тәэсиренең билгеләре булып баш авырту, --- хәлсезлек, эш сәләте кимү тора. Сәламәтлек нигезләре 3) Тузан яки башка төрле катнашмалар белән капланган. Тәрәзәдән карады да: «Һава бозык ифрат!» – диде. Ә нибары үз өенең Тәрәзәсе пычрак иде. Ә.Баян. Аның барлык киемнәре генә түгел, бөтен бите-башы да тәмам пычракка буялган иде. Г.Иделле. Менә-менә ул пычрак, сасы, гаугалы камерада, дөньяның иң кабахәт адәмнәре – үтерүче-көчләүче бурлар белән бергә-бер калачак. И.Сираҗи 4) Керләнгән, пычранган, чистартылмаган, юылмаган; шакшы. Кабинага кереп утыргач кына, Ибраһим кызның өс-башы шактый юеш, пычрак икәнлеген абайлады ---. А.Гыйләҗев. Гыйлаҗи абзый аның башына күз төшергән дә: – Фасонный чәч йөртергә син үсмәгәнсең әле, күрәсеңме, башың нинди пычрак, чәч төбеңдәге балчыкка шалкан чәчерлек бит, – дигән. Ф.Яруллин. Өйдәге пычрак савыт-сабаны капка төбендәге чирәмгә чыгарып тезде. Н.Гыйматдинова 5) Тәнне, киемне пычрата, буйый торган. Кеше кебек юньле эш тә таба алмаган: үзе авыр, үзе пычрак, үзе хәтәр, имеш. М.Хәсәнов. Сәяхның помбур буласы килә иде. Төрле пычрак, майлы эштә йөреп туйган иде. Помбурның эше чистарак. Х.Камалов. Итек басу эше – пычрак эш, дигән сылтау белән, итекчеләр кунак йорт хуҗаларының мунчасында торып эшләүне кулайрак күрделәр. Т.Мөбарәков 6) күч. Бозык, әхлакый нормалардан тайпылган. Автобуста кайтканда күрәсең: исерек, пычрак сүзле ир, ә хатыны түзә, күнеккән. Ш.Галиев. Яңа кеше бугай ул. Мөгаен, Әфганда сугышкан адәмдер... Теле пычрак, үзе псих... М.Маликова. Бер-берсе өстеннән яла ягып язылган, коточкыч пычрак анонимкаларны Мәскәү кабинетларында --- мыскыллы көлә-көлә укыдылар. М.Галиев 2. и. мәгъ. 1) Юешләнеп йомшарган җир, туфрак; сыекланган балчык, быкырдык. Борылыштан, як-якка пычрак чәчрәтә-чәчрәтә --- зәңгәр автобус килеп чыкты. Г.Мөхәммәтшин. Пычракка баткан машиналар фараларны кабызганнар ---. М.Маликова 2) Яз башында һәм көзен була торган, юллар җебеп, бозылып торган чор; юл өзеклеге. – Соң, алла бәндәсе, тиздән барыбер җәяүгә каласың лабаса, пычрак башлана, кар ява бит озакламыйча! – дип тә әйтеп караган иде Равил. В.Нуруллин. Язгы пычраклар үтеп, урам читләренә ялтырап сукмаклар төшкәндә, Хәерлебанат кыз бала табып, аңа Сания дип исем кушты. А.Гыйләҗев. Минзәләгә укырга киткәч, әни абыйга җибәрергә төенчек әзерли иде, ә әти, көзге пычрак, кышкы суык булуына карамастан, аны Минзәләгә кадәр илтә. Л.Шәех 3) Керле тап (тәндәге, киемдәге һ.б.). Күлмәктәге пычракны чистарту 4) күч. Кабахәтлек, бозыклык, әхлакка сыймый торган гамәл. Затсызлык сүздән гамәлгә бик тиз күчә. Шөкер, үз балаларыбыз азат ул пычрактан. Ш.Галиев. Кызык телле һәм холыклы, үз бурычын үтәр өчен теләсә нинди пычракка кереп барган беркатлы, эчкерсез кеше иде ул. А.Хәлим 5) күч. Намустагы, характердагы, күңелдәге начарлык, начар як, тискәре сыйфат. Күңелдәге пычрактан арыну җиңел түгел икән. З.Кадыйрова 3. рәв. мәгъ. 1) Чисталык тәэмин итмичә, чисталык җитмичә; шакшылыкта. Рәмзия исенә төшүгә, Мөнирҗан ирексездән өен күздән кичерде: пычрак яшәми ул. Н.Әхмәдиев 2) күч. Намуссыз, әхлаксыз рәвештә ◊ Пычрак ату Яла ягу, гаепсезгә кемнең дә булса яман атын чыгару. Мин әйтәм тегеңә, мыскалламаган ефәк кебек балага пычрак атарга ничек телең корымый, дим. М.Маликова. Гайсә Батталович миңа күпме пычрак атты – мин барысын да күтәрәм. Ә менә мин аңа ташланды дигәне – күрәләтә ялган! Ф.Садриев. Үзе гаепле була торып, бер гаепсез кешегә пычрак атты. Р.Ишморатова. Пычрак ору к. пычрак ату. Бу дөньяның берәр сволочы Йөзгә пычрак орган чакларда, Башны ташка орып елар идем, Ирлегемнән оят еларга. Р.Ягъфәров. Пычрак өю к. пычрак ату. Юк, ул үткәннәргә мөкиббән китеп дан да җырламый, шулай ук, хәзерге кайбер «ачы хакыйкать»не ярып салучылар шикелле, пычрак өяргә дә теләми. Р.Мирхәйдәров. Кәтиб Хафиз ялганлый башласа, Саксин казый аны шундук туктатыр, алай түгел, болай булды, ханым, дип, Хафиз өстенә пычрак өяр. М.Хәбибуллин. Пычрак сибү к. пычрак ату. Бу сүзләрне ишеткәч, залдагы бик күпләр мәрхүм бабасы өстенә пычрак сипкән кияү кешегә нәфрәт тулы карашларын юнәлттеләр. Римзил Вәлиев. Чит-ятлар койрыгына ябышып туганың өстенә шундый пычрак сибүнең ничаклы әхлаксыз гамәл икәнен аңласалар иде башкорт «галимнәре». Т.Миңнуллин. Пычрак сылау к. пычрак ату. Кайберәүләр үскәч тә явыз «шаярып» пычрак сылаучан – чистарынып кына өлгер. Ш.Галиев. Пычрак ташлау к. пычрак ату. – Үз абыеңа үзең пычрак атасың, – диде Фазыл бабай, офтанулы тавыш белән. – Ә миңа пычрак ташларга ярыймы? Ә.Баян. --- иң кадерләп үстергән кече малайның кылган эше абыйларының өстенә, әтисе белән әнисе йөзенә һич юып төшермәслек пычрак ташлый түгелмени?! Ш.Янбаев. Пычрак ыргыту к. пычрак ату. Менә сез, Маһибәдәр әби, динле кеше... Коръәндә ни дип язган? Ялган сөйләмәскә, кеше өстенә пычрак ыргытмаска, ялган бәла такмаска, дигәнме? Гөлшаһидә. Ә бүген, хәтер калу-калмау белән бөтенләй чутлашмыйча, иренең кешелек дәрәҗәсенә пычрак ыргытырлык нинди сәбәп бар иде соң? Д.Гайнетдинова. Пычрак ягу к. пычрак ату. Нәрсә соң ул язылмаган шигырь? Йөрәгемә җыйган әрнүләр, Рәнҗетүләр, яла, пычрак ягу, Бер дә юкка каты бәрелүләр. К.Сатиев. Пычрак яудыру к. пычрак ату. Ул гаепләп мине сөйләп йөри, Минем өскә пычрак яудыра, Теләсә нинди очракта да үзен Мир күзендә аклап калдыра. Х.Камалов |