ПЫЧКЫ’ ЧҮБЕ и. Пычкы белән киселгән агач яки башка материалның ярма яки порошок сыман калдыгы. Миңа авыр эш ошый. Пычкы чүбе бушатырга я башка җиңел эш булса, мин ялкауланам, яратмыйм андыен. Ш.Галиев. Ленинградта үлем белән яшәү өчен көрәш бара. Халыкка бирелә торган икмәк паёгы илле граммга кала, анысы да пычкы чүбе белән катнаштырылган. Т.Нәҗмиев. Ә калку урыннарда, киресенчә, карны ныгыталар, аның өстенә тирес, черемә, торф, пычкы чүбе ташлыйлар. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә