ПЫЧКЫ и. Агач, металл яки башка материалларны кисү өчен, бер ягы тешле корыч эш коралы. Әтиемнең ике сүзнең берендә: «Бу малайның кулы нык булырга охшаган, пычкыны әйбәт тарта» --- – дип, --- үземне мактап --- торганнарын һич онытасым юк. Р.Мөхәммәдиев. Пычкы башын тартышырга, ярган утынны ташып өяргә, чапкан печәнне арбага төяргә булышчы кирәк. Р.Мулланурова. Фаяз лапаста «Дружба» пычкысы белән утын турады. Х.Камалов

Пычкы сораганга ышкы тоттырган Аңламыйча, уйламыйча, рәтсез эш итүче, мәгънәсез кеше турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә