ПЫЧАКСЫЗ с. 1. Пычагы булмаган. Ерткычның үткен күзе, сизгер танавы тиз шәйләде: кеше ялгыз, кешенең мылтыгы юк, кеше пычаксыз, кеше кулында бер таяк кына. Р.Батулла 2. рәв. мәгъ. Пычак кулланмыйча гына. Ашавы сездән, дип, бу нәрсәне пычаксыз ашап булмый инде аны. Н.Яһүдин ◊ Пычаксыз кисү к. пычаксыз сую. Сөмбел үзенең салкын, коры сөйләшүе белән пычаксыз кисә, ичмасам, еласын, битәрләсен иде. З.Кадыйрова. Пычаксыз сую Кемне дә булса бик кыен хәлдә калдыру. «Гатаулла имезлексез имә икән шешәсен», – дигәнме? Пычаксыз суйган бу, Мәчтүрә янына кайтырлыкны гупчым да калдырмаган! Җ.Дәрзаман. Айтуганов аның «гариза язам» дигән сүзен ишеткәч йөрәгенә ябышты: – Нәфисә Фәрвәзовна, сез бит мине пычаксыз суясыз! – диде ялварулы тавыш белән. Ф.Садриев. Зинһар, пычаксыз суя күрмә, Гыйльметдин абзый, җаным!.. --- Бер йөк печән бирермен үзеңә. Шатлыклы кайгы. Пычаксыз телгәләү Күңелне әрнетү, рухи газаплау. Аңа һичничек ярдәм кыла алмавымны тою йөрәкне пычаксыз телгәли иде. Г.Галиев. Пычаксыз турау к. пычаксыз сую. Телләренә эләксәң, пычаксыз турыйлар. Г.Әпсәләмов |