ПЫЧАК и. 1. 1) Әйбер кисү, турау, ваклау өчен, бер башына сап куелган үткен, яссы металл кисәге. --- ул чалгыдан ясаган кәкре пычагын чыгарып күрсәтте. Андый зур агач саплы пычакны без беренче кат күрә идек. Ә.Гадел. Җәймә чите бераз ачылып, Идриснең аркасына, нәкъ йөрәк турысына кадалган пычак сабы тырпаеп тора иде. Ф.Бәйрәмова. Аннары хан каршына китереп куелган табактан пычак белән бер кисәк кыздырылган ит кисеп капты. Т.Нәбиуллин 2) Берәр төрле машинаның яки җайланманың кисә, турый, ваклый торган махсус детале. Авыл хуҗалыгы техникасы итеп, тирән сөрү өчен җайлы болгар сабаны – тимер сука кулланылган. Ул төрәннән, пычактан, тәртәдән һәм калактан торган. Борынгы Калатау итәгендә 3) күч. Кемгә дә булса газап, әрнү, авырлык, начарлык китерә торган нәрсә. Бүгенге шикелле нервлары кузгалган вакытларда [хатынның] пуфылдавы – аңар пычак. Ш.Камал 2. кис. мәгъ. 1) пычак, пычагым. Җөмләдән аңлашылган эш-хәрәкәткә ачулану катыш ризасызлык төсмере биреп, эш-хәлнең булмаслыгын яки начар булуын белдерә. Төлке тоталар, имеш! Тоттырыр, пычагым! Н.Әхмәдиев. [Прокурор] эшкә бар, үзем күзәтеп, белешеп торырмын, дигән була. Күзәтә, пычагым, оныткандыр да инде! А.Гыйләҗев. Күршеләре: – Авыл ничек? Тормыш әйбәтме? – дип сораштылар. – Әйбәт, пычагым! – диде Байтимер, ачу белән үпкә катыш. Шатлыклы кайгы 2) пычагыма. Ачулану катыш ризасызлык төсмере белән «нигә? ник? ни өчен?» дигән сорауларны алыштырып килә. Инде яңгыр яугач, пычагымамы тагы корбан чалып торырга? Г.Иделле. Миңа хәзер Солтаныгыз пычагымамы? Н.Гыйматдинова ◊ Пычагы майда (май өстендә) «Бай, мул тормышлы, тук яши» мәгънәсендә. Гомере буе пычагы май өстендә булганлыктан, авырлыкка бер көн түгел, бер генә минут та түзәсе килми. Э.Шәрифуллина. Әйткәне – закон, пычагы май өстендә була аның. Кызыл таң. Пычагым кергере Әрләү, нык ачулану катыш ризасызлык белдерү өчен әйтелә; җитди яки шаяртып каргау сүзе. Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергере! Г.Тукай. Әбәү! Пычак кергере, башымны яра язды... К.Тинчурин. Пычагым кирәкме «Тагы нәрсә җитми, тагын нәрсә кирәк?» дигән мәгънәдә. Пычагымны да (пычак та) кырып булмау (кыра алмау) «Берни дә эшләп булмый, бер чара да юк» мәгънәсендә. Пычак та кыра алмадым мин, әшнә, теге кешенең машинасында бер рычаг сынган, --- синсез эш чыкмый анда. К.Тимбикова. Бердәм булсак, пычагым да кыра алмый ул. М.Галиев. Пычак астына 1) Үтерү, юк итү турында. Хак, кыз бала сугым түгел, пычак астына алып китмиләр, әмма нигә алай шатлана, көлә-елмая кызы Айбиби? М.Хәбибуллин; 2) Хирургик операциягә керү турында. – Йөрәк тә бар икән үзеңдә! Белә торып пычак астына килгәнсең. Ә бит операциянең төрлечә чыгуы ихтимал, – дим. Э.Шәрифуллина. – Менә шулай, килә-килә килеп җиттек... пычак астына, – дип куйды ул, үзенең хәленә исе китмәгәндәй. – Ходай ни язган булса, шул булыр инде... Безне берничә көн операциягә әзерләделәр. Р.Харис; 3) Куркыныч астына кую. – Егет кеше үз кылганнары өчен үзе җавап бирергә тиеш, – дип дәвам итте Алия Фәргатовна, тавышын йомшартып. – Намус белән. Үз баласын пычак астына салып түгел! М.Маликова. Гомерендә дә кәҗә ите ашамаска сүз биргән малай инде бу көнне тагын бер кат күңеленә туганы урынына калган Муллагалине пычак астына куймаска дип сүз беркетте. Р.Рахман. Пычак астына керү к. пычак астына яту. Пычак астына яту 1) Операциягә яту. – Тирәнгә киткән бу, тамыр җибәргән. Ярып алырга туры килер. – Юк, пычак астына ятмыйм, – диде Гаптери, коты алынып. Ф.Зариф; 2) Суелу. Берсеннән-берсе матур утыз-утыз бишләп каз озакламый пычак астына ятачаклар. И.Гази. Пычак аша үткәрү Үтерү, юк итү. Ике-өч француз солдаты туры килсә, берсен исән калдырып, калганнарын пычак аша үткәрәләр дә авылдан юкка чыгалар. З.Зәйнуллин. Пычак белән кисеп алырлык (алышлы) караңгы Бик караңгы, дөм караңгы. Ничек таныйсың, кызым, пычак белән кисеп алышлы караңгыда? С.Рафиков. Пычак белән кырып юарлык Бик керләнгән, шакшы, пычрак. Пычак булып кадалу Авыр тәэсир итү. Соңгы сүзләр Айсылу йөрәгенә пычак булып кадалды. Ф.Бәйрәмова. Агарынды, кабаланды Хуҗа шулчак: синең сүзләр, Илдар абый, булып пычак, Кадалды экспериментчы күзенә. Р.Миңнуллин. Пычакка алу Пычак белән кадау; сую. Этен алдым пычакка, Кызын алдым кочакка. Такмак. Пычак кайрау Кемгә дә булса янау, ачу-үч саклау, берәр төрле зыян салырга җыену. Улың кайта, әткәй, улың кайта, Син инде аңа пычак кайрама. Ф.Кәрим. Кул бирүче дә, юл бирүче дә җиде катлам болыт артында пычак кайрый. К.Нәҗми. Берәү яши безгә пычак кайрап, Берәү яши сайрап. Юата да елата безне Былбыл телле Айрат. Р.Вәлиев. Пычакка пычак Үзара килешмәслек рәвештә, килешмичә, гомерлек дошманлыкта. [Марзыя:] Ул аның авырудан түгел бит, сезнең икегезнең дә характерларыгыз шундыйдыр, бер-берегезгә юл куймыйсыз, пычакка пычак!.. Т.Гыйззәт. [Хөбби] күптән инде бар кардәшләре, якыннары белән дә пычакка пычак әчелешле булып беткән. Р.Төхфәтуллин. Пычакка пычак килү 1) Үтерешү. Икмәкне байлардан алганнар да ярлы-ябагайларга чәчүлек орлык биреп торганнар, кала эшчеләренә озатканнар, пычакка пычак килгәннәр. А.Гыйләҗев; 2) Бик нык тиргәшү, кычкырышу, ызгышу. Мин дә сиңа, пожалуй, шулай гына диярмен: тату, дус торсак – «Мирыч», ә инде эш ачуланышуга китсә, пычакка пычак килсәк, «Мирзавич». Э.Касыймов. Зыятдин карт авылдашлары белән пычакка пычак килеп яшәмәсә дә, шулай ук кочакка-кочак килергә дә атлыгып тормады. Р.Вәлиев; 3) Килешмәслек, гомерлек дошман булу. Алар пычакка пычак каршы килә торган ике сыйныфны бергә катыштырмакчы булалар. Г.Коләхмәтов. Шул сәбәпле вак-төяк үпкәләшүдән алып пычакка пычак килүгә кадәр барып җитәргә була. Безнең гәҗит. Пычак кергән (нәрсә) Елаган, кычкырган яки тиешсез вакытта көлгән кешегә карата әйтелә. Тешсез авызын ачып, Чатта басып тора бер әби: – Нигә көлә алар, пычак кергән, Әйтерсең лә булган әллә ни?! Р.Әхмәтҗан. Пычак кергере к. пычагым кергере. Пычак кердеме? Елаганны яки кычкырганны яратмыйча әйтелә. – Пычак кердеме әллә, шул тикле акырасың? – диде ул, коры гына итеп. В.Нуруллин. Пычак керсен к. пычагым кергере. Пычак керсен җиһанның барча сандугачына! Г.Тукай. Пычак кирәкме к. пычагым кирәкме. Артыгын каян аласың? --- Тагын пычакмы кирәк үзегезгә? Ш.Камал. Пычак та Берни дә, бернәрсә дә; берничек тә, һич. Тракторсыз монда пычак та эш чыгарып булмаячак. И.Гази. Озак кына хат язмый тордым, сәбәбе бардыр, дип уйлый күрмә. Пычак та юк, кешеләргә игътибарсызлана барам, шуның бәласе. А.Гыйләҗев. Ахырда Вафа, резюме итеп, Хәбибкә шуны әйтә: «Син «тегеләргә» пычак та эшли алмаячаксың, ә Хафазаны, үзең әйткәнчә, хур итеп ташларга мәҗбүр булачаксың». Ә.Еники. Пычак тел Үткен, ачы телле кешегә карата әйтелә. Син әйтәсең: «Пычак тел син», – дисең... Пычактан да яман минем тел: Пычак үтмәсләнә, кискән саен Үткерләнә бара минем тел. Ә.Фәйзи. Халидә, әлбәттә, бармас өчен йөз сылтау табар --- иде. Шулай эшләсә, бәлки, Сафиянең пычак теленә дә эләкмәс иде. Н.Гыйматдинова. Пычак телле Үткен, ачы телле. Зөһрәбануны Зәһәрбану дип йөртәләр авылда. Безнең авылда пычак телле хатыннарны өнәмиләр, татарга аңа хатын юаш булсын. А.Гыйләҗев. --- авылдашлар Варис хәлен дә аңламаслар, юк, аңламаслар. Пычак телле берәрсе әйтми калмас шулай да, буең җитмәскә үрелмәскә иде, егеткәем, Варис, дияр. Д.Гайнетдинова |