ПЫ’Х ИТҮ ф. 1) к. пух итү (1 мәгъ.). Пых итеп сине куркыттым. М.Фәйзи. Ни өчендер пых итеп ат та туктады. Ф.Кәрим 2) сөйл. Нинди дә булса терлекне сую. Гөлле абыстай! Сыерыгызны суябыз! Пых итәбез! Г.Иделле 3) к. пух итү (3 мәгъ.). Мәктәптән кайтып, кибеттән ит алып чыгып кәчтрүл тутырып пешерәм дә шуны ашап, корсакны киереп, пых итеп караватка барып авам. Ф.Яруллин |