ПЫФЫЛДА’У ф. к. пуфылдау. Бүгенге шикелле нервлары кузгалган вакытларда [хатынның] пуфылдавы аңар пычак. Ш.Камал. [Егет] кичтән ятуга, ул пыфылдап йокыга киткән. М.Мәһдиев. Минәт артыннан калмыйм дип кабаланып бара-бара, Шәмсүн бөтенләй тирләп чыкты, пыфылдады, бертуктаусыз йөткеренде. Ә.Вергазов

Пыфылдап җибәрү к. пуфылдап җибәрү

Пыфылдап кую к. пуфылдап кую

Пыфылдый башлау к. пуфылдый башлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә