ПЫ’Ф-ПЫФ ИТҮ ф. к. пуф-пуф итү. Малай үсә, буе, яше арта, Бәби чагы инде калды артта. Күн диванга ятып «Казбек» тарта, пыф-пыф итеп, пыф-пыф итеп. Г.Афзал. Ике минут үттеме, юкмы, малай пыф-пыф итеп иреннәреннән куык өрә башлады. М.Әмир. Симез бәдәнлесе, битенә яулыгы белән җил китереп берничә мәртәбә пыф-пыф итеп өргәннән соң, яңадан сүз башлады. Р.Гали |